«Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарын Махсус Олимпиада программалары белән таныштырдылар

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

1 нче март көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар җыелышы узды. Чарада катнашучыларны Махсус Олимпиада программалары белән таныштырдылар.

Физик культура буенча инструктор Гөлия Колбасова үсеш үзенчәлекләре булган балаларның ата-аналарына «FIT 5 – яхшы физик форма», «Яшь атлет» программалары, «Хәрәкәт активлыгы күнегүләре программасы (МАТР)» турында сөйләде. Яңалыклар яхшырак үзләштерелсен өчен. белгеч мәгълүмати буклетлар әзерләгән иде.

Гөлия Колбасова катнашучыларга Махсус Олимпиаданың булачак чаралары турында сөйләде. Шуларның берсе бүген, 3 мартта узды. Дәвалау физик культура буенча белгеч Елена Ильина балалар белән «Яшь атлет» программасы буенча «Исәнме, яз» дигән физкультминут уздырды. Зарядканы 15 кеше ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International