Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Буа районында «Преодоление» клубы әгъзалары «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы С. В. Шакирова җитәкчелегендә бәйрәм открыткасы ясау буенча иҗат сәгатендә катнаштылар.
Чараның максатлары якын кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның кул хезмәте аша иҗади сәләтләрен ачу, уңай эмоцияләр булдыру иде.
Балаларның оста кулларында төсле кәгазь җиңел генә язгы чәчәк бәйләменә әверелде. Алар белән балалар үзләренең якыннарына дигән открыткаларны бизәделәр. Барлык катнашучылар да үзләренең иҗади хезмәтләреннән канәгать калдылар. Иҗади сәгать аларга яхшы кәеф бүләк итте һәм язгы шатлык атмосферасы тудырды.