Министрлык карамагындагы учреждениеләр «Һәркем өчен уңайлы мохит» конкурсында катнашырга чакырыла

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Министрлык карамагындагы учреждениеләр урнашкан объектларның һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрнең инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче башка төркемнәр өчен үтемлелеген арттыру максатыннан 2021 елның 24 маеннан 1 сентябренә кадәр «Һәркем өчен уңайлы мохит» конкурсы үткәрелә.

Конкурс Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр арасында үткәрелә.

Катнашучылар 2021 елның 24 маеннан 24 июненә кадәр Казан ш., Волгоград ур., 47 йорт, 507 нче кабинет адресы буенча кирәкле документлар белән заявкаларын (Нигезләмәне карагыз) тапшырырга тиеш.

«Һәркем өчен уңайлы мохит» конкурсында катнашу мәсьәләләре буенча консультацияне Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 нче йорт, 507 нче кабинет адресы буенча, шулай ук (843) 557-21-57, 557-20-48, 557-20-49 телефоннары буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International