4 нче март көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Г. Р. Гыйләҗетдинова һәм Л. В. Полуэктова 8 Мартка багышланган күңел ачу чарасы уздырдылар.
Бу көнне барлык җылы сүзләр һәм теләкләр, балаларның җыр-биюләре әниләргә һәм әбиләргә багышланды. Нәни тернәкләнүчеләр үзләренең якын кешеләре өчен әни турында җыр җырладылар, шигырьләр укыдылар. Шулай ук барлык бәйрәм кунаклары да кызыклы уеннарда һәм күңелле конкурсларда катнаштылар.
Бәйрәм чарасы балалар башкаруында дәртле бию белән тәмамланды.