Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проектында Алабуга районы икенче ел катнаша. 2 нче март көнне «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашында семинар узды Чарада республиканың төрле районнарыннан килгән социаль хезмәткәрләр катнашты, алар озак вакыт карау системасын оештыру турында фикер алыштылар
«Татарстан Республикасында, бөтен Россиядәге кебек үк, «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру бара. Аның төп этапларының берсе – социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү. Безнең коллегалар әлеге системаның стационар учреждениеләрдә ничек кертелгәнен белделәр. Без Алабуга социаль учреждениеләре белән тәҗрибә уртаклаштык. Бүген нәкъ менә карау өлешенә зур игътибар бирелә. Әлбәттә, көнкүреш хезмәтләреннән тыш, өлкән яшьтәге кешеләр санитария-гигиена хезмәтләренә мохтаҗ. Аларның өс-киемен тәртипкә китерү, дөрес туклану буенча хезмәтләр кирәк. Һәм бу система медицина оешмалары белән тыгыз бәйләнешне күздә тота», – дип сөйләде Министрлыкның Республика ресурс үзәге директоры урынбасары Ирина Чигарова.
Министр урынбасары Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, озак вакыт карау системасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне карау өлешендә социаль хезмәткәрләрнең фикерләвен тамырдан үзгәртергә тиеш. Шул ук вакытта төп көчләр өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның гомер озынлыгын арттыруга юнәлтеләчәк.
Шулай ук Алабуга районына эш сәфәре кысаларында Ю. И. Абдреева гражданнарны кабул итте. Килеп ирешкән барлык мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды.
Фото чыганагы: «Яңа Кама»