Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республиканың социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен котлаулар, концертлар һәм бүләкләр оештыралар.
Әйтик, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре бүген өйдә пешерелгән камыр ризыклары әзерләделәр һәм Биектау районының Айбаш авыл җирлегендәге социаль хезмәт алучыларны сыйладылар. Мондый игътибарга һәм бүләккә барлык өлкән кешеләр дә шат иде.
Бөгелмә районында «Салават күпере» комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Любовь Гаврилова үз карамагындагылар өчен кәнфит бәйләмнәре әзерләгән иде. Аның үз куллары белән ясалган бүләкләре хезмәт алучыларның күңеленә хуш килде. Алар үзәк белгечләренә даими кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.

Шулай ук «Салават күпере» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре социаль хезмәт алучыларга язгы чәчәкләр тапшырдылар.
.jpg)
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларны открыткалар һәм бүләкләр белән сөендерделәр.

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре шулай ук үз карамагындагыларга кечкенә бүләкләр тапшырдылар.
.jpg)