Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 225 статьясы нигезендә барлык оешма хезмәткәрләре дә хезмәтне саклау буенча укулар һәм хезмәт саклау таләпләрен белүләрен тикшерү узарга тиеш.
Шулай итеп, 3 март көнне Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр һәм үзәк белгечләре өчен «Медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр беренче ярдәм күрсәтү» программасы буенча уку курслары оештырылды. Яр Чаллы шәһәренең «ПрофПлюс» уку үзәге укытучысы тыңлаучыларны зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү нигезләре һәм методикасы белән таныштырды. Гамәли дәрестә бәхетсезлек очракларында, имгәнү, агулану һәм башка халәтләрдә һәм тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч янаучы авырулар вакытында беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре өйрәнелде.
Учреждениенең 57 хезмәткәре дә йомгаклау аттестациясен уңышлы үттеләр һәм тиешле таныклык алдылар.