8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн

2021 елның 5 марты, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Шулай итеп, 2021 нче елда биш көнлек эш атнасында 6, 7 һәм 8 нче март ял көннәре булачак. 9-12 март көннәрендә эш атнасы дүрт көнгә кадәр кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International