Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр

2021 елның 9 марты, сишәмбе

6 март көнне волонтерлар Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучыларын Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Чираттагы хәйрия визитын «С Верой в будущее» ХФ оештырды.

Волонтерлар бик күп бүләкләр алып килгән иде: канцелярия кирәк-яраклары, өстәл уеннары, иҗат өчен җыелмалар, сканвордлар, китаплар, орлыклар, белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр ясаган открыткалар тутырылган бүләк җыелмалары һәм башкалар.

«Картларны кочаклап» акциясе кысаларында гыйнвар һәм февраль айларында туган көннәрен үткәрүчеләр аерым бүләкләр алдылар. Аларны әзерләгәндә хәйриячеләр өлкәннәрнең кызыксынуларын исәпкә алган.

Мондый хәйрия акцияләре ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үзләрен кирәкле итеп тоярга мөмкинлек бирә, аларга аралашу шатлыгы һәм тормышка мотивацияне кайтара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International