«Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре COVID-19 каршы прививка ясаттылар

2021 елның 5 марты, җомга

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы ирекле вакцинацияләү дәвам итә. Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре прививканы беренчеләрдән булып ясаттылар.

3 нче март көнне медицина хезмәткәрләре комплекслы үзәккә килделәр һәм социаль тармак белгечләренә уңайлы булсын өчен вакцинацияләүне учреждение базасында уздырдылар. Вакцинацияләү алдыннан медицина хезмәткәрләре һәр пациентны карадылар, кан басымын, сатурацияне үлчәделәр. «Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре анкеталар тутырдылар.

Прививка ясатканнарга салкын тиюдән, эсседән сакланырга, эмоциональ хәлне контрольдә тотарга киңәш иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International