Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшырды

2021 елның 5 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

«Ана даны – Материнская слава» медале белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән Татарстан Республикасы гражданнары бүләкләнә. Күпбалалы ананың үз балаларын тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәте исәпкә алына.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшь буын татарстанлыларның туу һәм лаеклы тәрбияләү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. «Безнең республика нык, тату һәм күп милләтле гаиләләр белән дан тота», – дип белдерде ул.

«Ана даны – Материнская слава» медальләре белән Актаныш, Түбән Кама, Теләче, Ютазы, Чирмешән, Саба, Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә, Апас муниципаль районнарыннан һәм Казан шәһәреннән күп балалы аналар бүләкләнде.

Фото чыганагы: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International