Минзәлә районы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының мәктәпкәчә төркем тәрбиячеләре үз тәрбияләнүчеләре белән бергә «Соры бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкиятен сәхнәләштерделәр. Бу әкият – балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе, ә кәҗә җырын нәниләр кечкенәдән белә һәм җырлый.
Спектакль өчен өлкән укучылар кулы белән ясалган атрибутлар һәм декорацияләр кулланылды.
Һәр мәктәпкәчә яшьтәге баланың иҗади потенциалын ачудан тыш, театральләштерелгән эшчәнлек барышында балаларда интонация белән эш итү һәм хисләрне мимика һәм жестлар ярдәмендә чагылдыру сәләте формалашты, алар үзләренең сүзлек запасларын баетты. Әкиятнең төп геройлары балаларга авыр хәлдән чыгу юлларын ничек табарга икәнен, дуслык һәм ярдәмчеллекнең бәладә ничек ярдәм итүен күрсәттеләр.
Тамашачыларга әкият бик ошады, артистлар үзләре дә канәгать калдылар.