Казанның «Здравушка» үзәгендә бәйрәм алды мастер-класс оештырдылар

2021 елның 5 марты, җомга

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә декоратив открыткалар ясау буенча мастер-класс узды. Чара кулларның вак моторикасын һәм хуҗалык-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.

Мастер-класста ясалган эшләр әниләр өчен Халыкара хатын-кызлар көненә менә дигән бүләк булды, чөнки һәр эшләнмә тырышлык белән ясалган, тасмалар, аппликацияләр һәм сәйләннәр белән бизәлгән.

Үзәкнең һәр тәрбияләнүчесе башкарылган эштән бик канәгать калды һәм үзен чын оста итеп хис итте. Әниләр дә читтә калмады, алар балаларына төрле идеяләр тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International