Онлайн арт-терапия: Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр иҗади дәресләрдә катнашалар

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Старость в радость» Хәйрия фонды оештырган арт-терапия буенча онлайн-дәрестә катнаштылар. Ул «Минем тылсымлы илемә ишек» дип атала иде.

Өлкәннәр гаҗәеп әкият иле дөньясына күчтеләр һәм аның бер тарихын тыңладылар. Аннары конференцияне алып баручы катнашучыларга иҗат белән шөгыльләнергә тәкъдим итте: тылсымчы образын, ул яшәгән илне күз алдына китерергә һәм өч бирем үтәргә. Өлкән кешеләр тылсымлы илгә алып баручы ишекне ясадылар, бу ишекнең ничек ачылуын уйлап таптылар һәм тылсымлы илгә исем бирделәр. Дәрес ахырында һәркем үзенең иҗади эшләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International