10 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова «Чәчәк композициясе» дигән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ торышын яхшырту иде.
Белгеч тернәкләнүчеләргә чәчәкләрнең әһәмияте турында сөйләде, ә алар, үз чиратында, үзләре үстергән яраткан чәчәкләрен искә төшерделәр. Аннары Мәдинә Хажарова оригами техникасында кәгазьдән чәчәк ясау процессын күрсәтте һәм аңлатты. Социаль хезмәт алучылар кабинет бизәү өчен төрле чәчәкләр ясадылар.
Әлеге чарада дүрт кеше катнашты.