Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының «Талисман» иреклеләр отряды һәм «11 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Людмила Маликова хатын-кыз ветераннар янына бардылар.
Тыл ветераннары Лена Зеленовскаяны, Махинур Шәмсетдинованы, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Валентина Лапинаны, концентрацион лагерьдә булган Мария Жукованы һәм тыл ветераны Елена Новикованы Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышы ветераннары көтелмәгән кунакларга, җылы сүзләргә һәм котлауларга бик шат иделәр. «Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр бу очрашуга зур теләк белән әзерләнделәр: кызлар үз куллары белән һәр ветеранга җылы оеклар бәйләделәр, открыткалар һәм декоратив чәчәк бәйләмнәре ясадылар, шул рәвешле зирәк, батыр хатын-кызларга хөрмәт күрсәттеләр.