Яшел Үзәндә эшсезләр төркеме укуга кереште

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

9 нчы март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшсез саналучы 10 кеше укуга кереште. «Квалификацияне үстерү региональ агентлыгы» АКБОның Яшел Үзән филиалы базасында алар «ЭВиВМ операторы» программасын үзләштерәчәкләр.

Курс тыңлаучылары предприятиенең барлык офис программаларында һәм предприятиенең махсус кушымталарында эшләргә, «1С: Сәүдә белән идарә итү» программасы белән эшләү күнекмәләренә өйрәнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International