Вакансияләр ярминкәсендә 13 буалы эшкә урнашу өчен юллама алды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

10 март көнне Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Чараның максаты – гражданнарга туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү.

Вакансияләр ярминкәсендә Буа муниципаль районы предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, «Буа машина төзелеше заводы» ҖЧҖ, «Буа икмәк заводы» ҖЧҖ, «Русский Стандарт водка» ҖЧҖ филиалы «Буа спирт заводы».

Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: транспортлаучы, буяучы, инженер, электр белән эретеп ябыштыручы, йөк төяүче, слесарь, тракторчы, машина йөртүче, слесарь-ремонтчы, кадрлар буенча инспектор, пешекче-кондитер, сатучы, няня, караучы (сиделка), токарь, кран машинисты, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һ. б.

Чарада барлыгы 50 дән артык кеше катнашты. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу өчен 13 юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International