Бөгелмә районында социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре бер әбине юбилее белән котладылар

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагыларны юбилейлары белән котлыйлар.

Шулай итеп, кичә социаль хезмәткәрләр Хәтифә Галиулла кызы Баһмановага бардылар. Кодаш авылында яшәүче өлкән кешене 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Хәтифә Галиулла кызына нык сәламәтлек, озын гомер һәм иң изге теләкләр теләделәр. Шулай ук социаль хезмәт алучыга «Назлы нур» кибете тарафыннан хәйрия нигезендә бирелгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International