«Теплый дом» приютында бәйрәм концерты оештырдылар

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 8 нче мартта Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм концерты булып узды. Әлеге чара кызларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт, әниләргә һәм әбиләргә рәхмәт хисләре тәрбияләүгә, балаларның иҗади һәм актерлык сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

26 тәрбияләнүче көче белән иң кадерле һәм якын кешеләрне котлау оештырылды. Бәйрәмгә балалар тәрбиячеләр И. Н. Маргушова һәм Е. В. Журавлева җитәкчелегендә әзерләнделәр.

Приютта тәрбияләнүчеләр бик теләп дулкынландыргыч һәм матур җырлар башкардылар, төрле сәхнәләр уйнадылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Катнашучылар һәм тамашачылар алдагы бәйрәм көннәренә җитәрлек уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International