10 нчы март көнне Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге, авыручы, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды.
Зәй район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты мөдире Регина Михайловна шикәр чире турында җентекләп сөйләде. Дәрестә шундый авыру белән авыручыларны карау буенча файдалы киңәшләр бирелде. Лекция күрсәтмә материаллар белән үрелеп барды, бу чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Озак вакыт карау системасы белгече Елена Алексеевна карау процессын җиңеләйтә торган җиһазлар турында сөйләде. Карау мәктәбе укытучысы Любовь Плешкова тыңлаучыларда урын өстендәге авыруларны карау буенча гамәли күнекмәләр формалаштырды.
