Биектау районының булачак әниләре психогигиена күнекмәләрен үзләштерделәр

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

«Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 10 март көнне «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Булачак әнинең психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара Биектау район үзәк хастаханәсе базасында узды.

Булачак әниләр йөклелек вакытында стресска каршы көрәш алымнарын – Джекобсон буенча прогрессив мускул релаксациясе һәм Шульц буенча аутотренинг үзләштерделәр. Психологик тотрыклылыкны формалаштыру өчен булачак әниләр «Тынычлык гыйбадәтханәсе» дигән медитатив-релаксацион күнегү башкардылар, балага уңай кичерешләрен трансляцияләделәр, үзләре турында сөйләделәр, әкияти сюжетларны тыңладылар һәм күз алдына китерделәр. Шулай итеп йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтелде, үз-үзеңне җайга салу һәм стресска карата толерантлык дәрәҗәсе артты.

Дүрт йөкле хатын-кыз катнашында чара «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: аналыктан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International