10 мартта «Квалификация үсеше төбәк агентлыгы» АКБОның Яшел Үзән филиалы базасында «Компьютер дизайны» программасы буенча уку курслары старт алды.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча 10 эшсез граждан укуга кереште. Алар иң еш кулланыла торган CorelDRAW, Adobe Photoshop график редакторлары белән эшләү күнекмәләренә өйрәнәчәкләр.