Ел дәвамында «Веста» үзәге хезмәткәрләре татар телен өйрәнәчәк

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре өчен «Мин татарча сөйләшәм» дигән интерактив дәрес уздырылды. Чараны социаль эш буенча белгеч Миләүшә Авзалова оештырды.

Дәреснең максаты – татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәнү.

Очрашу башында белгеч тагын бер кат 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен искә төшерде. Ел дәвамында белгечләр өчен үзәктә татар телен өйрәнү буенча методик сәгатьләр курсы узачак. Уку процесска җәлеп ителүне таләп итә: укытучы артыннан кабатлау, яңа сүзләр һәм сүзтезмәләр өйрәнү, төрле биремнәр үтәү, монолог, диалоглар кабатлау һ. б.

Очрашуда катнашучылар татар алфавиты, кайбер авазлар, сүзләр һәм җөмләләр әйтелеше белән таныштылар, гади диктант язып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International