Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә социаль патронаж кысаларында Казанның Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы белән берлектә гаиләләр яшәү урыны буенча уртак чыгулар оештырдылар. Чараның максаты – гадәттән тыш хәлләрне кисәтү.
Рейд барышында янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрелде, «Торак фондының янгын куркынычсызлыгы чаралары» дигән белешмәлекләр тапшырылды.
Шулай ук аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге балигъ булмаганнар өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы катнашында «Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Дәрес барышында балалар белән «Янгын чыгу сәбәпләре, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән мини-лекция үткәрелде, шулай ук янгын очрагында янгын сүндергечне куллану тәртибе каралды.
Чара ахырында балалар янгын хезмәте барлыкка килү тарихы һәм ЕГИС «ГЛОНАСС +112» хезмәтенә ялган шалтыратулар өчен җаваплылык турында видеоролик карадылар.