10 нчы март көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тән өлешләре» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре – барлыгы 20 кеше катнашты.
Дәрес тән өлешләре турында презентация карау белән башланып китте. Презентация барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, караган материал турында актив фикер алыштылар. Аннан соң, тематик уен-викторинада катнашып, кечкенә тернәкләнүчеләр алган белемнәрен ныгыттылар. Шулай ук, ике командага бүленеп, балалар чиратлап сорауларга җавап бирделәр, күнегүләр чиштеләр, «Үзең җый» уенын уйнадылар.
Үткәрелгән дәреснең максаты балаларның кеше тәненең төзелеше һәм шәхси гигиена кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту иде.