10 март көнне «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Т. Ю. Фәссахова Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде. Чарада шулай ук Комсомол районының территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре дә катнашты.
Очрашу барышында катнашучыларга күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең төрләре һәм исемлеге, 2021 елга расланган социаль хезмәт күрсәтүләргә тарифлар, социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы, аның үзенчәлекләре һәм эчтәлеге, шулай ук түләүле һәм түләүсез нигездә социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары турында аңлатмалар бирелде.
Шулай ук директор урынбасары учреждениедә озак вакыт карау системасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган стационар алыштыручы технологияләр турында сөйләде: «Мобиль бригада», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә», «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе», көндезге тору төркеме.
Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. Барлык катнашучылар да Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар алдылар.