Психолог җитәкчелегендә Буа яшьләре үзләренең нинди дус икәнлеген билгеләделәр

2021 елның 12 марты, җомга

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы С. В. Шакирова «Дуслык һәм туганлык байлыктан кыйммәтрәк» дигән чара үткәрде. Дәрестә Буа ветеринария техникумы укучылары катнашты.

Әлеге чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Балалар белән «Чын дус – ул зур байлык» дигән темага әңгәмә үткәрелде, шулай ук катнашучылар дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, тест ярдәмендә үзләренең яхшы дус булу-булмавын тикшерделәр.

Дәреснең максаты укучылар төркемен берләштерү, балаларның күзаллауларын киңәйтү, эмоциональ киеренкелекне бетерү һәм коллективта ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International