Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә волонтерлар эшчәнлеге актив үсә. Әлеге эш кысаларында Зәй политехник көллиятенең «Profistail» волонтерлык отряды белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Балалар өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларга да, балалы гаиләләргә дә булышалар.
Уртак эш тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен, волонтерларны психологик-педагогик әзерләү эше алып барыла. Әйтик, 23 март көнне «Шатлык» үзәге базасында волонтерлар хәрәкәте әгъзалары өчен коммуникатив күнекмәләр формалаштыруга, шәхси тормыш максатларын актуальләштерүгә һәм аларга ирешү өчен кирәкле сыйфатларны билгеләүгә юнәлдерелгән тренинг үткәрелде.
Чара барышында балаларга берничә сынау узарга, шулай ук тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә, хезмәттәшлек итәргә һәм куелган максатларга ирешергә өйрәнергә туры килде. Катнашучыларга волонтерлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Тренинг барышында волонтерлар бер-берсенә ышанырга өйрәнде, ә кайберләре хәтта үзләренең куркуларыннан да арына алды.
Катнашучыларның позитив хис-тойгылары алга таба уртак эшкә уңай караш формалаштырды.