Минзәләнең комплекслы үзәге белгечләре «Син барын да булдырасың!» программасы эшләде

2021 елның 26 марты, җомга

2021 нче елда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яңа юнәлешне тормышка ашыру башланды – бу интеллект бозылышы, аутистик спектр бозылышы булган 18-40 яшьлек кешеләр белән эш. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан «Син барын да булдырасың!» программасы эшләнде. Аның максаты – гражданнарны социомәдәни тернәкләндерү.

Программа кысаларында дәресләр кече төркемнәрдә уза, бу һәр катнашучыга җитәрлек игътибар бирергә мөмкинлек бирә. Бүлек белгечләре эштә традицион методикаларны да, инновацион методикаларны да кулланалар. Мәсәлән, 23 март көнне учреждениедә пластилинография һәм мандалотерапияне үз эченә алган дәресләр комплексы үткәрелде.

Белгечләр ярдәмгә мохтаҗ инвалидларга кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә тырышалар, аларга аралашу дефициты проблемасын хәл итәргә булышалар, көндәлек тормышларын структуралы шөгыль белән баетырга тырышалар, үз-үзләрен күрсәтү һәм актив эшчәнлек мөмкинлекләрен арттыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International