Тәтеш муниципаль районында 70 яшь һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны барлау дәвам итә. Чаралар «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.
Өйләрне йөреп чыгуның максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарның өйдә яки стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыкларын ачыклау, шулай ук янгын-профилактик эш алып бару, янгын хәбәрчеләренең эшен тикшерү, ашыгыч хезмәт телефоннары турында мәгълүмат бирү тора.
Авыл җирлекләрендә йөреп чыгулар башкарма комитет белгечләре я җирлек башлыклары белән берлектә гамәлгә ашырыла.