«Индиана» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычын түләде

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Питрәч муниципаль районы оешмасында хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «Индиана» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 231 мең сумлык бурычын түләде.

Шулай ук Татарстан Республикасының ике оешмасында хезмәт хакы буенча бурычлар өлешчә түләнде:

- «Татарстан Республикасы ДОСААФ» төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Минзәлә автомобиль мәктәбе» ҺББУ 5 хезмәткәргә 140 мең сум акча түләде;

- Казан шәһәренең «Тебова Нур» ҖЧҖ 2 хезмәткәргә 309 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International