Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Круглое Поле станциясендә тимер юл транспорты ведомство сагында булдылар.
Балалар өчен экскурсияне янгын поезды башлыгы Сергей Лопатин һәм аның урынбасары Алексей Падемиров үткәрделәр. Тәрбияләнүчеләргә янгын поезды төзелеше турында сөйләделәр, төрле типтагы янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен күрсәттеләр, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.
Һәр теләгән кеше форма киеп, үзен чын янгын сүндерүче итеп тоя алды. Балалар бик күп уңай тәэсирләр алдылар, тимер юл транспорты янгынчылыгының профессиональ эшчәнлеге турында күп яңалыклар белделәр.
Һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе чәй өстәле артында тәмамланды.