Минзәлә интернат-йортында кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кешеләрне эвакуацияләү һәм шартлы янгын сүндерү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Чарада учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар катнашты.

Чараның максаты – объектта янгын чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен кабатлау. Чара кысаларында шулай ук янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы тору буенча планнан тыш инструктажлар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International