Заманча гаджетлар чорында ата-аналар баланы үстерү өчен мөһим булган ял төре – әкиятләр уку турында оныта бара. Күп кенә заманча әниләр үз балаларына смартфон бирүне өстен күрә, шулай итеп алар күпфункцияле аппаратка укытучы һәм мәдәни юнәлеш бирүче ролен тулысынча йөкли.
Үсеп килүче буында әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Укы миңа, әни!» дигән тематик көн үткәрелде. Үзәк директоры Татьяна Муллаянова уку марафонын рус халык әкиятләре белән танышу белән ачып җибәрде. Аннан соң балачактан яраткан әсәрләрне укуга башка белгечләр дә кушылды. Балалар бик теләп мавыктыргыч әсәрләр тыңладылар, Чуковский, Пушкин, Барто, Тукай һәм башка авторларның гаҗәеп әкият дөньясына чумдылар.
Белгечләр генә түгел, ә ата-аналар да чиратлап балаларга кызыклы китаплар укыдылар. Бу көнне рус һәм татар телләрендәге әсәрләр яңгырады.
Чара өч этапка исәпләнгән. Киләсе адым – курчак-марионеткалар ярдәмендә сюжет күрсәтү белән әкиятләр уку.