ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген, бөтен дөньяда Аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көнендә, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре «Зажги синим» акциясенә кушылдылар. Ул җәмгыятьтә әлеге чир белән авыручыларга мөнәсәбәтне үзгәртүгә юнәлдерелгән.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан Казанның Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырдылар. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар катнашты.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган «Зажги синим» дигән акция узды. Аутизм чиреннән интегүче кешеләр белән бердәмлек йөзеннән, бу көнне балалар һәм хезмәткәрләр зәңгәр төстәге кием киеп килде.

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар даими үткәрелә. Әйтик, шушы көннәрдә Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хезмәт алучылар арасыннан балалары булган гаиләләр өчен хәйрия экскурсиясе оештырдылар.

1 нче марттан Лаеш районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә менталь тайпылышлары булган затлар өчен мәнфәгатьләр буенча «Шәп яшәргә» клубы үз эшен башлады.

Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары һәм хезмәткәрләре «Зажги синим» Бөтендөнья акциясенә кушылды. Акция Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган иде, ул ел саен 2 апрельдә билгеләп үтелә.

31 март көнне «Участокларда социаль ярдәм» технологиясе кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Иске Маҗын авыл җирлегенә бардылар. Гаилә белән эшләү буенча белгеч Наталия Кудряшова һәм психолог Евгения Бочкарева «Матурлык һәм сәламәт яшәү рәвеше» темасына төркемле дәрес үткәрделәр.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәткәрләрне укыту дәвам итә. Шушы көннәрдә белгеч Ф. Р. Вәлиева «Эмоциональ киеренкелекне бетерү техникалары» дигән тренинг үткәрде. Әлеге чарада Тукай районы «Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре катнашты.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Татарчага тәрҗемә ит» дигән интеллектуаль уен узды. Социаль эш буенча белгеч Фәридә Минһаҗева оештырган чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

2020 елда республиканың Лаеш муниципаль районында 216 йортта 2 874 янгын хәбәрчеләре урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International