«Шәфкать» үзәге социаль хезмәткәрләре психологик тренингта катнаштылар

2021 елның 2 апреле, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәткәрләрне укыту дәвам итә. Шушы көннәрдә белгеч Ф. Р. Вәлиева «Эмоциональ киеренкелекне бетерү техникалары» дигән тренинг үткәрде. Әлеге чарада Тукай районы «Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре катнашты.

«Кагыйдә буларак, эмоциональ яну очрагында ярсучанлык яки үз карамагындагыларга карата битарафлык күзәтелә. Үзеңне мондый халәткә җиткермәс өчен, үз хис-тойгыларыңны даими күзәтеп торырга кирәк», – дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә Ф. Р. Вәлиева. Тренингта катнашучыларга эмоциональ яну синдромын профилактикалауның мөмкин булган чаралары, эш вакытында да, гадәти тормышта да кулланырга мөмкин булган алымнар тәкъдим ителде.

Чара ахырында социаль хезмәткәрләр «Эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен күнегүләр» дигән буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International