Бүген, бөтен дөньяда Аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көнендә, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре «Зажги синим» акциясенә кушылдылар. Ул җәмгыятьтә әлеге чир белән авыручыларга мөнәсәбәтне үзгәртүгә юнәлдерелгән.
Учреждение белгечләре аутизм турында лекцияләр укыдылар. Социаль хезмәт алучылар 2 апрельдә, аутизмлы кешеләр һәм аларның гаиләләре белән бердәмлек билгесе итеп, бөтен дөнья буенча биналар зәңгәр төс белән яктыртылганын белделәр.
Яшәүчеләр аутизмлы кешеләрнең тормышы яхшы якка үзгәрсен өчен, мондый кешеләрнең үзенчәлекләре, алар көн саен очраша торган проблемалар турында сөйләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.