«Алтын көз» комплекслы үзәгендә «Шәп яшәргә» клубы эшли башлады

2021 елның 2 апреле, җомга

1 нче марттан Лаеш районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә менталь тайпылышлары булган затлар өчен мәнфәгатьләр буенча «Шәп яшәргә» клубы үз эшен башлады. Клуб мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне уңышлы социальләштерү һәм аларның социомәдәни элемтәләрен торгызу максатларында ял эшчәнлеген оештыру өчен булдырылган.

«Шәп яшәргә» клубында арт-терапия дәресләре, виртуаль экскурсияләр, музыка терапиясе буенча дәресләр, күңелле стартлар, физкультминуткалар һәм спорт уеннары үткәрелә.

Март аенда клуб дәресләрендә алты социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International