31 март көнне «Участокларда социаль ярдәм» технологиясе кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Иске Маҗын авыл җирлегенә бардылар. Гаилә белән эшләү буенча белгеч Наталия Кудряшова һәм психолог Евгения Бочкарева «Матурлык һәм сәламәт яшәү рәвеше» темасына төркемле дәрес үткәрделәр.
Әлеге чарада 12 яшьтән өлкәнрәк 13 кыз катнашты. Аларга «Хатын-кыз матурлыгы турында гаҗәеп тарих» дигән фильм күрсәтелде, шулай ук кызлар белән дәрес темасы буенча әңгәмә һәм төркемле уен үткәрелде. Ике командага бүленеп, катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр: сорауларга җавап бирделәр, кечкенә сәхнәләр уйнадылар, ребуслар чиштеләр, гимнастик күнегүләр ясадылар.
Чара сәламәт гадәтләр формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм коллективта дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Чара ахырында балалар «Сәламәт булырга вакыт!» дигән буклетлар алдылар.