Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган «Зажги синим» дигән акция узды. Аутизм чиреннән интегүче кешеләр белән бердәмлек йөзеннән, бу көнне балалар һәм хезмәткәрләр зәңгәр төстәге кием киеп килде.
Балалар һәм ата-аналар белән «Без барыбыз да төрле» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Балаларга аңлаешлы формада аутистик спектр авырулары булган кешеләрнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар «Алар башка» фильмын карадылар, анда мондый кешеләр аралашу барышында очраша торган проблемалар турында сөйләнә.
Акциядә катнашу җәмәгатьчелекнең игътибарын аутистик спектр тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләр проблемаларына җәлеп итәргә, дөрес адымнар турында сөйләргә, ә иң мөһиме – балаларга уңышлы социальләшүдә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.