30 март көнне «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм Лаеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәре өйләргә чыгулар оештырдылар. Алар тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар йортларында булдылар.
Күчмә чаралар кысаларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылды һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.
Билгеләп үтик, 2020 елда республиканың Лаеш муниципаль районында 216 йортта 2 874 янгын хәбәрчеләре урнаштырылган.
