Яшь казанлылар янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә булдылар

2021 елның 2 апреле, җомга

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан Казанның Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырдылар. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар катнашты.

Экскурсия барышында янгын сүндерүчеләр балаларга янгын чыгу сәбәпләре турында сөйләделәр, гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Шулай ук экскурсантлар янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәре, янгын-техник коралларның төп төрләре һәм янгын техникасы, янгын сүндерү автомобиле җиһазлары белән таныштылар. Барлык теләүчеләр янгын сүндерүченең экипировкасын киеп карый алдылар.

Балалар янгын сүндерү бүлеге бинасы буенча йөреп чыктылар, аларга уку бүлмәләрен күрсәттеләр. Экскурсия ахырында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, ут һәм төзек булмаган электр приборлары белән җавапсыз эш итү нәтиҗәләре, яшәү өчен куркыныч булган очракта бинадан чыгу кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

Мондый профилактик чаралар социаль хезмәт алучыларның җаваплылыгын арттыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International