Казан гаиләләре өчен Татарстан Республикасы Милли музеена экскурсия оештырылды

2021 елның 2 апреле, җомга

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар даими үткәрелә. Әйтик, шушы көннәрдә Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хезмәт алучылар арасыннан балалары булган гаиләләр өчен хәйрия экскурсиясе оештырдылар.

«Тарих битләре буйлап» – ТР Милли музеена экскурсия әнә шулай атала иде. Әлеге чара балигъ булмаганнарның танып-белү активлыгын үстерүгә, толерантлык тәрбияләүгә һәм коммуникатив культура формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Гаиләләр игътибарына «Идел буеның халык костюмнары» дигән кызыклы экспозиция тәкъдим ителде, анда костюмнар, бизәнү әйберләре, баш киемнәре, аяк киемнәре күрсәтелгән иде. Өлкәннәр һәм балалар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар таптылар: XVI-XIX гасырларда ничек киенгәннәр, хатын-кызлар нинди бизәнү әйберләре таккан, ә ниндиләре ир-атларга өчен булган.

Чара балигъ булмаганнарны туган як тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итүгә, халык гореф-гадәтләре белән таныштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International