Бүген Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Татарчага тәрҗемә ит» дигән интеллектуаль уен узды. Социаль эш буенча белгеч Фәридә Минһаҗева оештырган чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Уенда катнашучыларга 10 сүзне татар теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр. Һәр дөрес тәрҗемә өчен интернат-йортта яшәүчеләр берәр балл алды. Чара нәтиҗәләре буенча Люция Мансур кызы җиңүче дип танылды.
Уен татар телен саклап калуга һәм популярлаштыруга, социаль хезмәт алучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән иде.