Азнакай интернат-йортында «Зажги синим» акциясе узды

2021 елның 2 апреле, җомга

Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары һәм хезмәткәрләре «Зажги синим» Бөтендөнья акциясенә кушылды. Акция Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган иде, ул ел саен 2 апрельдә билгеләп үтелә.

Социаль хезмәт алучылар белән «Мин аутизм турында беләм! Ә син?» дигән санитар-агарту дәресе үткәрелде. Биредә яшәүчеләр бу авыру турында тулырак белделәр, шулай ук аутизмнан җәфа чигүче танылган кешеләр турында сөйләделәр.

Дәрестә шундый балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә мөнәсәбәтне үзгәртү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International