Казанда социаль хезмәт күрсәтү белгечләре табибка кадәр ярдәм күрсәтү алымнарына өйрәнделәр

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

5 нче апрель көнне Казан шәһәренең Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Казан дәүләт медицина университетының гомуми гигиена кафедрасының «Беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтү» мәгълүмати проектын тормышка ашыруда катнаштылар.

Дәрестә социаль эш буенча белгечләр инсультларны һәм инфарктларны профилактикалау чаралары, аларның билгеләре белән таныштылар, табибка кадәр беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнарына өйрәнделәр.

Белгечләр сүзләренә караганда, проектта катнашу аларга бәхетсезлек очракларында һәм көтелмәгән авырулар вакытында тормышны һәм сәламәтлекне саклап калу өчен иң гади ашыгыч чаралар күрсәтү буенча кирәкле күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International