Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Казан шәһәренең Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль хезмәт алучылар өчен сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыруга юнәлдерелгән интерактив төркемле дәресе үткәрде.
Балигъ булмаганнарга Казан дәүләт медицина университетының гомуми гигиена кафедрасы волонтерлары белән берлектә эшләнгән презентация тәкъдим ителде. Балалар сәламәтлек кыйммәте турында дискуссиядә катнаштылар, көн режимына карата таләпләр, шәхси гигиена һәм сәламәт туклану кагыйдәләре турында белделәр. Биремнәр арасындагы тәнәфестә балалар бик теләп спорт разминкасын башкардылар.