6 нчы апрель көнне 7 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Сәламәт булу модада!» акциясе уздырдылар. Әлеге чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.
Яшүсмерләр дөрес туклану принциплары, даими физик күнегүләрнең файдасы, хезмәт һәм ял режимы турында белделәр. Аларга шулай ук спорт эстафеталары да тәкъдим ителде.
Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында үткәрелгән акциянең максаты үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвеше идеясен пропагандалау, начар гадәтләрне профилактикалау иде.