«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр туңдырманы кем уйлап тапканын белделәр

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

2021 ел Россиядә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. 6 апрель көнне Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Уйлап табучылар» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.

Тәрбиячеләр Герман Миронов һәм Татьяна Чернова белән бергә катнашучылар «уйлап табучы» төшенчәсенең мәгънәсе турында фикер алыштылар. Уйлап табуга сәләт кешегә тумыштан ук бирелгән, әмма тормыш дәвамында бу сыйфатны үстерү бик мөһим, дип сөйләделәр балаларга. Оештыручылар пластилин, Брайль шрифты, уенчык йөк машинасы, җиләк-җимеш туңдырмасы, космонавтлар өчен теш щеткасы һ. б. кем һәм ничек уйлап тапканы турында презентация күрсәттеләр.

Чара дәрес темасы буенча плакат ясау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International